«Тукай планетасы» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре (6+)

Платно
Время проведения: 10.03.2020-25.04.2020

БӘЙГЕНЕ УЗДЫРУ ВАКЫТЫ ОЗЫНАЙТЫЛДЫ

2020 елның 10 мартыннан 25 апреленә кадәр «ҮКС» МБУнең 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Тукай планетасы» шәһәркүләм иҗади бәйгесе уздырды. Бәйгенең максаты – Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру һәм татар сәнгате культурасы белән кызыксыну тудыру. Бәйгедә урта гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучы 7 яшьтән алып 15 яшькәчә балалар катнашты.

Бәйгегә эшләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителде:

– «Аппликация», теләсә кайсы материалдан башкарылырга мөмкин;
– «Мин Тукайны ясыйм», А-4 форматындагы кәгазьдә теләсә кайсы техникада ясалган рәсемнәр;
– «Тукай әкиятләре буенча кул эшләре», теләсә кайсы материалдан әзерләргә мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 38-71-82
e-mail: bic_cbs@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

Поделиться: